Баулы районында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Удмурт Ташлы-Алексеевск" марафонында катнашты. Бу йөгерү Баулы районында 21 нче тапкыр узды һәм 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, җиңел атлетика буенча ветераннар арасында дөнья чемпионы, Бөек Ватан сугышы ветераны В. Матвеев истәлегенә багышланды.

Бүлекнең баш белгече Альбина Әхмәтова мактаулы 3 урынны алды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International