Минзәлә шәһәрендә зөбәрҗәт туй

2019 елның 14 мае, сишәмбе

 Минзәлә шәһәрендә яшәүче Мөхәмәт һәм Минненур Мукминовлар 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Халык ара гаилә көне һәм юбилей уңае белән аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова килде.

 Мукминовлар 1964 елның 16 маенда гаилә кора. Уфа нефтьчеләр инситутын тәмамлаганнан соң, Мөхәмәт Галиулла улын эшкә Минзәләгә җибәрәләр. Ә Минненур Хаҗи кызы туган авылы Гөлек авылында эшли. Беренче күрүгә үк гашык булдым дип сөйли Мөхәмәт абый. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген исә алар оныклар үстерергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International