«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Лисиннарны «фарфор» юбилейлары белән котладылар. Бүген Алексей Геннадьевич һәм Наталья Александровна гаилә тормышының 20 еллыгын билгеләп үттеләр.
Баулы ГХАТ бүлегендә районның 11 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Баулы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Ленар улы Бакиров яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде һәм паспортлар тапшырды.
Тукай районының Татарстан поселогыннан Марина һәм Андрейның әти-әниләре гаиләдә туучылар саны буенча үзенчәлекле рекорд куйган. Гаиләдә 10 бала туды!
17 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырылды. Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен мөстәкыйльлекнең башы, чөнки паспорт теләсә кайсы ил гражданины шәхесен таныклаучы юридик документ.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Очрашуга 10 гаилә чакырылган иде, аларның икенче һәм өченче балалары туды.
Туй-һәр булачак гаилә парының тормышында мөһим көн. Шуңа күрә кияү белән кәләш хәтерләрендә мәңгегә саклануын тели. Төрле стильләрдә гадәти булмаган туйлар идеяләре элеккечә актуаль булып кала. 2019 елның 17 октябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 12 пар гаилә кордылар.
Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогы башлыгы Илдар Хәлиуллин бистә башкарма комитеты баш белгече Ольга Русинага гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 ел башыннан 888 нче бала теркәлде. ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова чын йөрәктән Курбановлар гаиләсен өченче балалары – кызлары Сәмирә - туу белән котлады, шулай ук ата-анага туу турында таныклык тапшырылды.
2019 елның 17октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «3нчеГимназия» муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.
Өлкәннәр көне, бу лаеклы ялга киткән элеккеге хезмәттәшләренә, ЗАГС бүлеге ветераннарына рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне аларга зур игътибар күрсәтеп, аларны тагын бер кат елмаерга мәҗбүр итәсе килә.