2019 елның 25 октябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 21 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Хасаншин Нил Наил улы һәм Эльвира Ринат кызы гаиләсендә булды. 12 октябрь көнне аларның гаиләсендә уллары һәм кызлары туды. Яңа туган сабыйларга Альберт һәм Ралина исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!