Аңа Казанның 23 пары килгән, алар 50 һәм 60 ел бергә гомер иткән. Юбилярлар Мендельсон маршы астында залга керделәр һәм кабат үзләренең гаиләләрен имзалары белән расладылар. Тантанага чакырылган барлык парлар да диярлек – хезмәт ветераннары, күпсанлы юбилей бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән парлар.
Үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә ГХАТ органында ата-аналар беренче бала документын, туу турында таныклыкны алалар. Хәзер балаларга туу турында таныклыкны алмашка шәхесне раслаучы документ алалар.
2019 елның 16 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 53 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм сертификатларны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды.
2019 елның 15 октябрендә тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хәметшина Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы 26 нчы гимназиясенең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен экскурсия-лекция үткәрде.
20 парны котлау тантанасы тантаналы һәм бәйрәм атмосферасында узды. Чараны алып баручылар Гүзәл Мөхетдинова һәм Алинә Абдуллина юбилярларны котладылар, һәр гаилә тарихы турында сөйләделәр. Дүрт «бриллиант» һәм 16 «алтын» Казан гаилә Үзәгенең чын бизәге булды.
2019 нчы елның 15 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Карахуҗа авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Тарасовлар гаиләсе Николай улы Константин һәм Петр кызы Марияне котлау тантанасы булып узды.
Зәй муниципаль районында 300 нче бала тууы теркәлде. Ул 2019 нче елның 15 октябрь көнне туган Миннегалиев Айсаф Айдар улы. Айсаф әтисе Айдар Суфиян улының һәм әнисе Наилә Айси кызының беренче баласы.
14 октябрьда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре коррупциягә каршы законнарны һәм муниципаль хезмәтне тормышка ашыру мәсьәләләре буенча укыту-методик семинарда катнаштылар.
2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты 1 нче курс студентлары өчен гаилə һəм мөнəсəбəтлəргə кагылышлы «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн сорау алу үткəрделəр.
2019 нчы елның 14 нче октябрь көнендəТүбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Түбəн Кама химия һəм технология институты студентлары өчен «Булачак кияү белəн кəлəш мəктəбе» дип исемлəнгəн мастер-класс үткəрделəр.