2019 елның 22 октябрендә Яр Чаллы шәһәре 87 нче мәктәбенең 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараена экскурсиягә килделәр. Әйдәп баручы белгеч Танчулпан Гайнетдинова ЗАГС эше турында җентекләбрәк сөйләде.
Кайбер укучылар үзләрен регистратор ролендә дә сынап карадылар. Тантаналар Сараенда оештырылган фотокүргәзмә укучыларда да зур кызыксыну уятты. Экскурсия ахырында фильм күрсәтелде һәм белемнәргә зур булмаган тикшерү үткәрелде. Паспорт тапшыру тантанасы турында белеп, егетләр үзләренең беренче документын алу буенча сораулар бирделәр. Чаллылыларны Тантаналар сараенда көтеп калабыз!