Традиция буенча ел саен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре белгечләре авыл җирлекләрендә күчмә консультацияләр үткәрәләр. Бу чарада ГХАТ бүлеге һәрвакыт актив катнаша. Бу юлы Мәлбагыш авылында яшәүчеләргә төзәтмәләр кертү, документларны сорап алу һәм башка күп мәсьәләләр буенча бүлек начальнигы Элфинур Вазыйх кызы киңәш-табыш бирде.