ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә бала тудыру йортында әниләргә туу турында таныклык тапшырдылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә шәһәренең бала тудыру йортында 6 сабыйның әнисенә туу турында таныклык тапшырдылар.

Алар арасында Амалия исемле кызның әнисе дә бар. Ул Юлия Александровна һәм Мөнир Альберт улы Миңлегалиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Ир белән хатынның олы кызлары Алинә һәм уллары Әмир бар.

Аларга ата-ана исемен намус белән йөртүләрен, нык сәламәтлек һәм балаларын тәрбияләүдә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International