Түбəн Кама яшьлəре ГХАТ Идарəсендə «Гаилә нигезлəре» дəресен тыңлап үттелəр

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 21нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Ата-ана буллу җаваплылыгы» проекты кысасында Агро сәнәгать көллияте укучылары өчен дəрес уткəрелде. «Яшь гаилə» темасына багышланган дəресне 8 нче мəктəпнең «Гаилə нигезлəрен» укытучы Мингазова Гүзəл Миндхатовна үткəрде.

Очрашу барышында укучыларга ил дә барлыкка килә торган аңлашылмаучанлыклар турында фикер йөрттелəр. Укучылар түбәндәге сорауларга җавап эзләделәр: Ничек итеп ныклы тулы гаилә корырга? Яхшы ир белән хатын буллу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Гаилә бәхетнең сере нидә? Аерышу нинди нәтиҗәләргә китерә? Дəресне тəмамлап яшьлəр гаилә кыйммәтьләре хакында видеоязма карап үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International