Мамадыш шәһәре предриятияләре һәм белем бирү учрежденияләре арасында ел саен «Звездопад» исеме астында иҗат бәйгесе уза.
2019-2020 сезонын Мамадыш районы Башкарма комитеты һәм мәдәният бүлеге коллективлары башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, аларның матур чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә чыгышларда актив катнашты. «Давай поженимся» тапшыруына ясалган пародиясе аеруча зур кызыксыну уятты. Лариса Гузеева ролен ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина зур осталык белән башкарып чыкты. Хип-хоп стилендә башкарылган җитез бию, Мамадыш шәһәренә халык мәхәббәтен чагылдырып башкарылган күмәк җыр барлык тамашачылар күңелен яулап алды.