2019 елның 25 октябрендә Балык бистәсендә «Милли һәм партия проектларын гамәлгә ашыру кысаларында депутатлар фракциясенең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды. Анда җирле сәяси совет Секретаре, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов, Балык Бистәсе бүлекчәсе фракциясе депутатлары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Владимир кызы Гыйниятуллина һәм партия төзелеше бүлегенең баш белгече Альберт Шәүкәт улы Җәләлетдинов, шулай ук муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты. Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе-Зарипова Миләүшә Фатыйх кызы бу очрашуда райондагы демографик хәл турында доклад белән чыгыш ясады.