Туй-җитди эш. Күп кенә парлар, тантанага әзерләнгәндә, киләчәктә гаилә тормышы бәхетле булсын өчен, һәр вак-төякне исәпкә алырга тырышалар. Яшьләр гадәттә туй көнен сайлаудан башлыйлар. Кемдер гороскопларга, сынамышларга ышана. Билгеле булганча, саннар безнең тормышка билгеле бер йогынты ясый һәм 2019 елның 19 октябре дә читтә калмады.
2019 елның 19 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.
«19.10.19» Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 15 пар никахын теркəде.
19 октябрь, шимбә көнне Кайбыч районында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Кайбыч районының 18 мәктәбендә Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәре буенча татар теле диктанты язылды.
Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатларында «2014-2020 елларга Дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» программасы буенча ел саен Татарстан Республикасында «Татарча диктант» исемле белем бирү акциясе үткәрелә.
19 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә узган Гаилә психологының кабул итүендә 1,5 ел һәм 3 ел бергә яшәгән һәм аерылышу турында карар кабул иткән 2 пар катнашты. Әңгәмә барышында мондый карарга китергән сәбәпләр ачыкланды, киләчәктә кризислы хәлләргә юл куймас өчен киңәшләр бирелде.
Октябрь аеның аяз көнендә Бөгелмә районы Кодаш авылында Вафиннар гаиләсе никахлашу көнен билгеләп үтте. Ягъфәр Галим улы һәм Миншакирә Мөхәммәтгали кызы 60 ел бергә гомер итәләр. Ходай бу парга балалар бирмәсә дә, ир белән хатынның йорты һәрвакыт кунаклар белән тулы. Бүген, 19 октябрь көнне, никах теркәү көнендәге кебек үк, алар шатлык белән балкыдылар.
Иң яхшы исем өчен Гыйззәтуллиннар, Паровлар, Хисаметдиновлар, Газейкиннар, Юсуповлар һәм Колпаковлар гаиләләре ярышты. Конкурсантлар визитка, хоббины тәкъдим итү, сорауларга зирәк җаваплар бирү , аш-су осталыгын күрсәтү кебек турларны лаеклы уздылар.
2019 нчы елның 18 нче октябрь көнендəТүбəн Кама муницпаль районы ГХАТ Идарəсендə яшьлəр өчен оештырылган күңелле «Гаилə белəн тозлау» акциясе үтте.
2019 елның 18 октябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. балаларга ГХАТ тарихы, акт язмаларының төрләре һәм алар ни өчен кирәк булуы турында сөйләде.