Зәй муниципаль районында юбиляр парларны котладылар

2019 елның 26 октябре, шимбә

2019 нче елның 26 октябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 60 ел бергә гомер кичерүче Хисамиевлар Кафил Кыям улы һәм Хәмдия  Сабир кызы гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр. Хисамиевлар гаиләсен балары, оныклары, туганнары котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International