Тәтеш районы Кильдеш авылында яшәүче Наталья Зубовалар гаиләсендә өченче ир бала – Илья дөньяга аваз салды. Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
Ильяның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күп балалы гаиләләрдә иң мөһиме.
Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссеннәр!
Районда барлыгы 126 сабый туды, шуларның 23е күпбалалы гаиләдә, ягъни 18%ын тәшкил итә.