Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Сафиуллиннар гаилəсенең бриллиант туе

2019 елның 26 октябре, шимбә

2019 нчы елның 26 нчы октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Сафиуллиннар гаилəсенең бриллиант туе үтте.

Әлеге гаилəнең мəхəббəт тарихы 60 елны үзэченə туплаган. Яшьлəр поезда барганда танышалар һəм беркараштан бер-берсеннəн башка яши алмауларынаң лапалалар. 1959 елның 25 нче сентябрь көнендə Хазиахмет Гиниятуллович и Ляля Мухаметкаррамовна туган яклары Югары Чаллы авылында никахларын теркилəр. Гаилə тормышы дəверендə алар биш бала табып үстерəлəр, хəзерге көндə юбилярларны җиде онык һəм өч оныкчык сөендереп тора. Балаларны үстерү һəм тəрбиялəү дəуңышлары өчен Ляля  Мухаметкаррамовна «Ана даны – Материнская слава» медале белəн бүлəклəнə.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре юбилярларны бəйрəм белəн тəбриклəделəр, ныклы сəламəтлек, озын тормыш юлы телəп Мактаулы акт белəн «Түбəн Кама хатын кызлары» иҗтимагый берлəшмəсенең котлау хатын тапшырдылар. Әти-əнилəре нүрнə китеп куйган балалары да юбилярларны матур итеп котлап үттелəр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International