2019 елның 26 октябрендә Югары Ослан муниципаль районының Вахитов авыл җирлегендә 50 ел бергә гомер иткән Гатиннар гаиләсен Гомәр улы Ринат һәм Гәрәй кызы Мәриямны алтын туйлары белән котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-50 ел дәвамында гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча авыр хезмәт нәтиҗәсе дә ул! Гатиннар гаиләсе лаеклы хезмәт юлы үткән. Бу гаиләдә һәрвакыт ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Бу парлар авыл халкы арасында хөрмәткә лаек һәм хаклы рәвештә яшь гаиләләргә үрнәк булып тора.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Гатиннарның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Аларга Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, балалары, туганнары, якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр әйтелде. Юбилей җылы шартларда, яраткан балалары һәм оныклары белән бергә узды.