Бала тудыру бүлегендә күпбалалы әти-әниләргә туу турында таныклык тапшыру тантанасы

2019 елның 26 октябре, шимбә

Баласыз  дөнья – өмет  һәм  киләчәксез  дөнья. Балалар  һәр  йортка  бәхет  һәм  шатлык  алып  киләләр, әти-әниләрнең  тормышын  җылылык  һәм  яктылык  белән  тулыландыралар. 21-25 нче октябрь көннәрендә Әгерҗе бала тудыру йортыннан дүрт күпбалалы гаилә чыгарылды.

Айсылу һәм Рамил Камалиевлар гаиләсенә тагын бер зур шатлык өстәлде: аларның уллары Рияз гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салды.Ишимов Роман һәм Лилияләрнең дә өченче нәниләре Мәдинә дөньяга килде. Ожиганов Анатолий һәм Оксаналар гаиләсендә өченче ул булып Ярослав, Красноперов Радик һәм Татьяналарның бишенче нәниләре Дмитрий туды. Илебезнең  яшь  гражданнарын  ТР  сы  Әгерҗе  муниципаль   районы  бала  тудыру  йортында  хөрмәтләделәр,  аларның  тууына  тантаналы  төстә  дәүләт  теркәве  уздырдылар.

ЗАГС  бүлеге  җитәкчесе  Гайфуллина  Г.М.  Фәйзуллиннар  гаиләсен  чын  күңелдән  тәбрик  итте   һәм  бала  тууының  ата-ана  өчен  зур  бәхет  кенә  булмыйча,  олы  җаваплылык  та  икәнен  әйтеп  үтте.  Чөнки  бала  үзе  өчен  кирәкле  һәм  мөһим  булган  барлык  нәрсәне  гаиләдән  ала,  гаилә  Россиянең нигезе  һәм  нәсел  дәвамчысы  булып  тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International