ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә шәһәренең бала тудыру йортында 6 сабыйның әнисенә туу турында таныклык тапшырдылар. Алар арасында Амалия исемле кызның әнисе дә бар. Ул Юлия Александровна һәм Мөнир Альберт улы Миңлегалиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.

2019 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «3нчеГимназия» муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бу көз Биектау районы Семиозерка  авылында яшәүче Калимуллинар Әсхәт Гизат улының һәм Таһира Мәмәсәит кызының өчен бик истәлекле вакыт. Алар ярты гасырлык бергә гомер иткәннәр һәм бер-берсенә мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт исбатлаганнар.


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 22 октябрендә Яр Чаллы шәһәре 87 нче мәктәбенең 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараена экскурсиягә килделәр. Әйдәп баручы белгеч Танчулпан Гайнетдинова ЗАГС эше турында җентекләбрәк сөйләде.


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə «Ата-ана буллу җаваплылыгы» проекты кысасында Агро сәнәгать көллияте укучылары өчен дəрес уткəрелде. «Яшь гаилə» темасына багышланган дəресне 8 нче мəктəпнең «Гаилə нигезлəрен» укытучы Мингазова Гүзəл Миндхатовна үткəрде.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсеннән соң үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә әйберләр сатылган. Аукционда балалар иҗат йорты укытучылары һәм андагы түгәрәкләргә йөрүче укучылар ясаган төрле эшләнмәләр сатуга чыгарылды.

21 октябрь көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2019 елның 9 ай эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.


20
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Светлана һәм Николай Незнаковлар гаиләсендә 3нче бала тууы теркәлде.

Ел саен Яр Чаллыда язгы һәм көзге гомумшәһәр өмәсе үткәрелә. Бу чара үз территорияләрен көнкүреш калдыкларыннан җыештырырга, мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә һәм үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү нигезләрен бирергә теләгән гражданнар һәм оешмаларның тырышлыгын берләштерә.

19 нчы октябрь көнне «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Акция Аксубай районы белем бирү учреждениеләрендә, туган якны өйрәнү музее һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәчетендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International