2019 нчы елның 28 нче октябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре «Гаилə һəм яшьлəр» дип исемлəнгəн яңа проект кысасында В.Г. Тимирясов исемендəге Казан инновацион университетының Түбəн Кама шəһəрендəге филиалында булып кайттылар.
«Мəхəббəт ничə ел яши?» - нəкъ менə шундый сорауны хезмəткəрлəргə юридик факультет студенты бирде. Француз публицисты Фредерик Бегбедер фикеренчə бары тик өч ел. Лəкин ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре киресенчə, саф мəхəббəтнең яраклык вакыты юк дип уйлыйлар. Күп кенə парларның бергə тормыш итү бəйрəмне дəлил булып тора.
ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре нəкъ менə шундый ныклы гаилəлəр хакында сөйлəделəр. Тыңлаучылар арасында – юридик, психологик факультетлар һəм лингвистика бүлеге студентлары. ГХАТ Идарəсенең эшлəү үзенчəлеклəре яшьлəрдə аеруча кызыксыну уятты: статистик мəгълүмəтлəр, эш барышында булган вакыйгалар. Студентлар əңгəмəдə актив катнаштылар һəм гаилə тормышына багышланг тест-анкетирование үттелəр. Очрашу шаян никах теркəү тантанасы белəн тəмамланды һəм студентларга «кияү» белəн «кəлəш» рəвешендə булырга мөмкинлек бирелде.