2019 нчы елның 28 нче октябрь көнендə Түбəн Кама шəһəренең 150 меңенче баласы Данияр туган көнен билгели.
Данияр 2016 нчы елның 28 нче октябрь көнендə Галиевлар гаилəсендə икенче бала булып дөньяга килə. Шулай ук Данияр Түбəн Кама шəһəренең 150 меңенче баласы һəм шəһəрнең 50 еллыгына багышланган зур проектның төп катнашучысы.
Галиевлар гаилəсендə зур малайлары Адель үсеп килə.Әти-əни сүзлəре буенча малайлар бик дус, тату. Адель белəн Данияр бер-берсен бик яраталар, һəрчак бергə уйныйлар, аеруча кызыксыну белəн лего бергə жыялар – дип сөйлəде əнилəре Алсу.