Октябрь аенда туй сынамышлары яшьләргә, теләсә нинди кыенлыкларда да чыдарлык, бәхетле, ныклы никах вәгъдә итә. Бу айда өйләнешүчеләр, мәхәббәт һәм үзара аңлашуга нигезләнгән, нык, озын гомерле гаилә коралар. Көз көне язылышу, парларга шатлык китерер дип санала.
Узган җомгада Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге елның иң өлкән парының никахын теркәде. Людмила һәм Алексей Александровлар 20 ел бергә яшәгәннән соң, никахларын рәсмиләштерделәр. Тормышларындагы әлеге истәлекле вакыйга уңаеннын, туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр.