2019 елның 25 октябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 21 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Хасаншин Нил Наил улы һәм Эльвира Ринат кызы гаиләсендә булды.
Күп гасырлар дәвамында гаилә һәм никах роле һәр кеше һәм бөтен җәмгыять тормышында зур урын алып тора. Хәзерге дөньяда гражданлык никахы популяр булуга карамастан, яшьләрнең күбесе үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәүне өстен күрә. 2019 елда Әлмәт шәһәрендә 1011 гаилә тууы теркәлгән.
Тәтеш муниципаль районында районның Башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев җитәкчелегендә ведомствоара комиссиясенең 6 утырышы уздырылды.
2019 елның 25 октябрендә Балык бистәсендә «Милли һәм партия проектларын гамәлгә ашыру кысаларында депутатлар фракциясенең иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлеге» темасына түгәрәк өстәл узды.
Дөньяда һәр ир-ат иртәме-соңмы өйләнә, димәк, аның яраткан яры гына түгел, яраткан әбисе дә бар. Мондый хатын-кыз хөрмәтенә бәйрәм уйлап тапмау гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә октябрь аеның һәр дүртенче якшәмбесендә Халыкара әбиләр көне билгеләп үтелә.
Мамадыш шәһәре предриятияләре һәм белем бирү учрежденияләре арасында ел саен «Звездопад» исеме астында иҗат бәйгесе уза. 2019-2020 сезонын Мамадыш районы Башкарма комитеты һәм мәдәният бүлеге коллективлары башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, аларның матур чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Традиция буенча ел саен Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре белгечләре авыл җирлекләрендә күчмә консультацияләр үткәрәләр. Бу чарада ГХАТ бүлеге һәрвакыт актив катнаша.
Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.
2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә законлы никах турында 444нче акт язуы теркәлде.
2019 елның 24 октябрендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бөгелмә шәһәренең бала тудыру йортында 6 сабыйның әнисенә туу турында таныклык тапшырдылар. Алар арасында Амалия исемле кызның әнисе дә бар. Ул Юлия Александровна һәм Мөнир Альберт улы Миңлегалиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.