2019 елның 31 октябрендә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Халыклар бердәмлеге көне-патриотизм, үзара ярдәмләшү һәм барлык Россия халыкларының бердәмлеге бәйрәме. Ул Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына берләшкән ата-бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле.
Тантаналы чараны мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нияз улы Хуҗин ачып җибәрде. Шәһәребезнең паспорт-виза хезмәте ветераны Фомина Зинаида Кузьминична һәм «Бердәм Россия» партиясе башкарма комитетының баш белгече Шәмсуллина Алена Николаевна тантаналы шартларда балаларга аларның документларын тапшырдылар.