Халыклар бердәмлеге көненә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

2019 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яшьлек укучыларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Тантана Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган иде.

Кызларны һәм егетләрне әлеге мөһим вакыйга белән котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Игорь Грошев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ветераннар советы рәисе - отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Алексей Карин һәм әлбәттә балаларның әти-әниләре килгән иде.

Тантананы алып баручы укучыларга паспорт тарихы һәм мөһим бәйрәмнәр — халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе турында сөйләде. Традиция буенча, балалар ант бирделәр һәм «Россия гражданины» исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International