Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, Игорь Жан улы һәм Людмила Александр кызы Шинкорук гаиләсендә, 11 нче бала тууын теркәде. Аларның уллары Данила туды.
Түбән Карамалы Тау бистәсеннән күп балалы ата-ана тагын алты малай һәм дүрт кыз тәрбияли. ГХАТ бүлеге баш белгече Ләйлә Хәбирова бәхетле әтине яңа туган баласы белән котлады, аңа беренче документ – туу турында таныклык тапшырды.