Бөгелмә районында Высоцкилар гаиләсенең алтын туйлары

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районыннан Валя Семеновна һәм Владимир Яковлевич Высоцкийлар алтын юбилейлары уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек яшьләр бер-берсенә тугры булырга дип ант бирәләр. Ә бу вакыйга Төркмәнстанда, «Җиде бертуган» атаклы чинарында була. Бу көнне алар әле дә хәтерлиләр.

Яшьләр Владимир Яковлевич дус булып йөргән Михаил, Валя Семеновнаның абыйсы ярдәме белән танышалар. Бу яңа 1969 ел була. Яшьләр бер-берсенә игътибар итәләр. Дуслашалар, очрашалар, театрга йөриләр, җәйге мәйданда тынлы оркестр астында биюләргә баралар. Училищены тәмамлаганнан соң, 26 сентябрьдә Владимир Валяга тәкъдим ясый, ә бер айдан яшьләр ГХАТ бүлегендә язылышалар. Гаиләдә 3 кыз – Ирина, Ксения һәм Вера дөньяга килә. Юбилярлар 4 оныклары һәм оныкчыклары белән бик горурланалар.

Высоцкийлар гаиләсенеңныклыгы вакыт белән сыналган. Гаилә күп сынаулар кичергән, әмма бер-берсенә булган хөрмәт, мәһәббәтне югалтмаган. Кайчандыр очрашканнары өчен язмышка рәхмәтле алар. Озак яшәү сере белән уртаклашып, алар: «гаиләдә иң мөһиме – бер-береңә хөрмәт, сабырлык һәм үзара аңлашу», - диләр.  

ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, котлау открыткасы һәм тантаналы чара турында сертификат тапшырдылар. Владимир Яковлевич һәм Валя Семеновна Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International