Әлмәт шәһәрендә «Көчле команда» тренингы

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

29 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә район башкарма комитеты хезмәткәрләре «Көчле команда» тренингында катнаштылар. Әлеге чарада ГХАТ Идарәсенең баш белгече Нуриева Р.Ф. та катнашты.

Һәр кешенең шәхси характеры бар һәм ул эш процессын үзенчә кабул итә. Нәтиҗәле җитештерү өчен шәхси үзенчәлекләрнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге кирәк, шуңа күрә тренингның төп максаты-хезмәткәрләрнең кыйммәтле сыйфатларын ачыклау һәм аларны гомуми эш механизмына кертү.

Сигез сәгатьлек тренинг тәмамлангач, анда катнашучылар GMC Consulting (Казан шәһәре) компаниясе сертификатларын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International