«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә, Дәүләт Кремль сараенда, «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүче гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды. «Күп балалы гаилә» номинациясендә җиңү яулаган Әлмәт муниципаль районыннан Рөстәм һәм Лилия Даишевлар гаиләсе Татарстан Республикасын лаеклы тәкъдим итте.

Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе оештырды.

Идарә башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина әлеге чара кысаларында Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары О.В. Окунева белән эшлекле очрашу үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International