Питрәч районында өлкән парларны котладыдар

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Быел районыбызның 51 гаиләсе юбилей даталарын – ярты гасыр һәм аннан да озаграк бергә яшәүләрен билгеләп үтә. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район мәдәният йортында 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Кәримуллиннар (60 ел), Шәле авылыннан Рөстәм Әсгать улы һәм Илсөяр Заһит кызы Нугаевлар (50 ел). Республика вәкилләре дә, район җитәкчелеге дә аларны үрнәк буларак билгеләп үтте. Аеруча дулкынландыргыч котлауларны аларның балалары һәм оныклары ирештерде. Шулай ук юбилярларны район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл җирлекләре башлыклары да котлады. Бәйрәм атмосферасы күтәренке кәеф белән сугарылган иде, моңа мәдәният бүлеге хезмәткәрләре башкарган концерт номерлары да ярдәм итте. Катнашучыларга үзенең иң яхшы җырларын әлеге тармак ветераны Илдар Кадриев бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International