25 октябрь конне район Советы hэм Башкарма комитеты хезмэткэрлэре Ык ял зонасында урнашкан Мэхэббэт утравында hэм анын янэшэсендэге Гаилэ аланында агачлар утыртты. Килэчэктэ бу урын яшь парларнын яраткан урынына эйлэнер дип ометлэнэбез.
Мөслим районында 2019 елда «Гаилә аллеясына» нигез салынды, анда районның барлык гаиләләре киләчәк һәм буыннар дәвамчанлыгы символы буларак үзләренең гаилә агачларын утырттылар. Агачлар утыртканнан соң, гадәттәгечә, гаиләләр анда әбиләре, бабайлары, балалары һәм оныклары белән бергә килә башладылар, үз үсентеләренә су сибәләр һәм үз агачларына шатланалар.
2019 елның 25 октябрендә ГХАТ бүлеге коллективы район Советы һәм Башкарма комитеты белән берлектә Гаилә аллеясы янында урнашкан Гашыйклар утравы исемле бик матур урында агачлар утыртырга чыктылар. Бу гүзәл Алан Мөслим районы парларының һәм гаиләләренең яраткан урынына әверелер дип ышанасы килә.