2019 елның октябрь аенда табигатьне саклау буенча «Урман атнасы-2019» республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук «Яшә, Урман!» россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.
Октябрь аенда Теләче авылының Дуслык урамында яңа ачылачак «Дуслык чишмә» сендә 100 дән артык чыршы һәм миләш агачлары утыртылды. Бу чарада ЗАГС хезмәткәрләре дә читтә калмады. Утырткан агачлар туган районыбызны елдан-ел бизәсен иде.