Баулы районы ГХАТ бүлегендә быелгы уку елының беренче Гаилә дәресе үтте. Бу очрашу «Ныклы гаилә» проекты кысаларында оештырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова укучыларга гаилә функцияларын, ныклы гаиләнең дәүләтебезнең нигезе булуын, гаилә традицияләрен саклап калу мөһим бурыч булуын аңлатты. Гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре хакында сөйләде.