Күп гасырлар дәвамында гаилә һәм никах роле һәр кеше һәм бөтен җәмгыять тормышында зур урын алып тора. Хәзерге дөньяда гражданлык никахы популяр булуга карамастан, яшьләрнең күбесе үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәүне өстен күрә. 2019 елда Әлмәт шәһәрендә 1011 гаилә тууы теркәлгән.
2019 елның 25 октябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Егоровларның яңа гаиләсе туды. Район башкарма комитеты хезмәткәре Егоров Алексейны һәм аның тормыш иптәшен Ләйсәнне котларга хезмәттәшләре килде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Р.Е. Әфләтунова һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г. Р. Әмирова яшь парларны чын күңелдән котладылар, аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаиләләрендә үзара аңлашу теләделәр. Йортыгызда муллык, тынычлык булсын.