2019 елның 25 октябрендә Башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы Советының 43 нче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 44 нче утырышы узды. Сессия эшендә ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Ренат Ногайбәков, Азат Хәбибрахманов, Ринат Шәфигуллин катнашты.
Сессия ахырында район башлыгы Нагуманов Т.Д. бүләкләү тантанасын үткәрде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен күп балалы әни Лилия Даишева «Ана даны» медале белән бүләкләнде.
11 бала анасы, «Гаилә канаты астында» ТР төбәк иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы филиалы җитәкчесе, «Алтын Нечкәбил-2018» титулына ия булган, «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүче Лилия Даишева узенең зур гаиләсе белән бүгенге көндә Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасында катнаша. Алар «Ел гаиләсе-2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы күп балалы гаиләсе исеменә лаек булдылар.
Даишевлар гаиләсен чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!