21 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә өч гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.
Нәкъ илле ел элек 13 ноябрь көнне Урыссуда яшәүче Әнвәр һәм Эльза Мусиннар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар үзләренең алтын туйларын билгеләп узалар. Әнвәр абый белән Эльза апа Әбсәләм авылында танышалар.
Әлмәт муниципаль районы республика районнары арасында туучылар санының югары күрсәткечләре белән билгеләнгән. Уңай демографик хәл шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә торган дәүләт стимуллаштыру чаралары белән дә бәйле. 12 ел дәвамында, ана капиталы кебек гаиләләргә дәүләт ярдәменең шундый формасы сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.
Әлеге чарага 60 ел бергә гомер иткән бриллиант парлар чакырылган иде Юбилярларга Казан шәһәре мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Харис улы Әхмәтҗанов булды.
Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында узган тантанада асыл затларыбыз – әниләр хөрмәтләнде. Районыбызның төрле коллективларында хезмәт куючы, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен көчләрен, күңел җылыларын кызганмаучы ханымнарны, күп балалы аналарны, әле яңарак кына нарасыйларын кулына алган әниләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин котлады, җылы теләкләрен җиткерде.
2019 елның 21 ноябрендә, Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә бәйрәм программасы үткәрелде.
2019 елның 21 ноябрендә конкурс шәһәр мәдәният йортында узды. Бу көнне Иң сөйкемле һәм матур алабугалылар титул өчен көрәшә: алар шигырьләр сөйли, җырлый һәм бии. Шулай итеп алар шәһәр һәм районның барлык әниләрен дә котлыйлар.
2019 елның 21 ноябрендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру буенча гомум республика акциясендә катнашу өчен яшь әти-әниләр Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә чакырылды.
Башта берләшмә Татарстан Дәүләт Советындагы депутатлар фракциясе составында оештырылган иде. Аның җитәкчесе-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Безнең Алабуга җыены составында 10 хатын-кыз депутат. Клубны район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкли.
21 ноябрь көнне Сарман районы сәнгать мәктәбендә «Әниләр көне» нә багышланган «Татар малае, татар кызчыгы - 2019» дип исемләнгән чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова барысын да бәйрәм белән котлады һәм Илнур белән Айназ Габидуллиннар гаиләсенә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырды.