2019 елның 21 ноябрендә ана капиталы сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру буенча гомум республика акциясендә катнашу өчен яшь әти-әниләр Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә чакырылды.
Яшь әти-әниләргә ана капиталы сертификатын Алексеевск муниципаль район башлыгы урынбасары Белова Г.В. һәм Алексеевск муниципаль район пенсия бүлеге җитәкчесе Ахметова Г.Х. тапшырдылар, яшь гаиләләргә истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.