Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә ана капиталы алуга сертификатлар тапшырылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы республика районнары арасында туучылар санының югары күрсәткечләре белән билгеләнгән. Уңай демографик хәл шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә торган дәүләт стимуллаштыру чаралары белән дә бәйле. 12 ел дәвамында, ана капиталы кебек гаиләләргә дәүләт ярдәменең шундый формасы сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Һәм бу, һичшиксез, сизелерлек ярдәм. Бу елларда безнең районда 15 меңнән артык гаилә ана капиталы алуга сертификатлар алды.

«Бөтен дөнья ана мәхәббәте белән матур» дип аталган республика акциясен үткәрү кысаларында 2019 елның 21 нче ноябрендә Әниләр көне алдыннан Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Якупова Фая Атлас кызы Әлмәт шәһәренең биш гаиләсенә ана капиталы сертификатын тапшырды.

Шулай ук «АвтоградБанк» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Сеарбаева Людмила Сергеевна сертификатларга ия булучыларны котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International