21 ноябрь көнне, Халыкара Әниләр көне алдыннан, «Казан» гаилә Үзәгендә тантаналы чара узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге чарага 60 ел бергә гомер иткән бриллиант парлар чакырылган иде Юбилярларга Казан шәһәре мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Харис улы Әхмәтҗанов булды. Алар юбилярларны котлады һәм аларның бер-берсенә булган мәхәббәт һәм тугрылыклары чын-чынлап хөрмәткә лаек, дип билгеләп үттеләр.

Барлык парларга да Казан шәһәре ГХАТ идарәсе исеменнән чәчәкләр тапшырылды. Без юбилярларга бәхет, иминлек һәм тигезлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International