2019 елның 21 ноябрендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышында катнашты

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Башта берләшмә Татарстан Дәүләт Советындагы депутатлар фракциясе составында оештырылган иде. Аның җитәкчесе-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Безнең Алабуга җыены составында 10 хатын-кыз депутат. Клубны район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкли. Бу юлы утырышның төп темалары булды:

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү;

- аерылышуларны профилактикалауга һәм никахлашу турында актлар санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар.

Людмила Михайловна узган ел, шулай ук агымдагы ел өчен язылышу һәм аерылышу буенча статистик мәгълүматларны җиткерде, җәмгыятьтә гаилә һәм никах институтына уңай мөнәсәбәт формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен пропагандалау максатыннан ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International