Уруссудан Мусиннар гаиләсе 50 ел бергә гомер кичерә

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Нәкъ  илле ел элек 13 ноябрь көнне Урыссуда яшәүче Әнвәр һәм Эльза Мусиннар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар үзләренең алтын туйларын билгеләп узалар. Әнвәр абый белән Эльза апа Әбсәләм авылында танышалар. Озак еллар Себер якларында яшәп, лаеклы ялга чыканнан соң, туган якларына кайтып төпләнә алар. Бүген алар дүрт баласының, дүрт оныгының һәм ике оныкчыгының кадер-хөрмәтендә гомер кичерүче бәхетле парлар. Бүген әлеге бәхетле парны шул матур көннәре уңаеннан Ютазы муниципаль районы җитәкчеләре һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International