21 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә өч гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.
Алар «Чистай шәһәре» Пенсия фонды җитәкчесе Надежда Сергеевнадан котлау сүзләрен кабул иттеләр. Надежда Сергеевна яшь әниләргә әлеге кыйммәтле документны тапшырды. ЗАГС бүлекчәсе җитәкчесе Динара Җәләлова Чистай районынын яшь гаиләләрен кызлары һәм уллары туу уңае белән котлады.
Алты гаиләдә дә үз капиталы белән икенче бала дөньяга килде.