Габидуллиннар гаиләсенә ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне Сарман районы сәнгать мәктәбендә «Әниләр көне» нә багышланган «Татар малае, татар кызчыгы - 2019» дип исемләнгән чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова барысын да бәйрәм белән котлады һәм Илнур белән Айназ Габидуллиннар гаиләсенә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырды. Шулай ук  изге теләкләрен район Пенсия фонды идарәсенең Сарман районара клиентлар хезмәте начальнигы Асыляр Харисов, район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International