Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан һәм «Дөнья гүзәллеге ана мәхәббәте белән» республикакүләм акциясе кысаларында 21 ноябрьдә ЗАГС бүлеге бинасында зур бәйрәм чарасы үтте. Чарада кабат әни һәм әти булу бәхетен татыган гаиләләргә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бу кыйммәтле бүләккә районыбызның 6 яшь гаиләсе лаек булды.
2019 елның 21 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган балаларны котлау тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә балалы гаиләләр катнашты, аларның һәркайсының үз тарихы, үз гаилә стажы бар.
2019 елның 21 ноябрендә Арча муниципаль районында «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. 5 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. кулыннан сертификатлар алды.
Әниләр көне алдыннан Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов күп балалы Даишевлар гаиләсендә кунакта булды. Даишевлар гаиләсе Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә «Ел гаиләсе – 2019» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча күп балалы гаилә исемен яулап танылды.
2019 елнын 21 ноябрендә өч нурлатлы – Галиуллинар, Гыйбадуллинар хәм Дмитриевлар гаиләләренә ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшырдылар.
Чара «Московский» мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап, Ана капиталына сертификатлар тапшыру буенча гомумреспублика акциясе кысаларында узды.
Минзэлэ шәхәренең Балалар иҗат йортында 14 яшьләре тулган 34 укучыга паспорт тапшырылды. Аларны котларга район башлыгы житәкчесе урынбасары Наил Хисамбеев, МВД булеге житәкчесе Илсур Хаҗиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, районның баш прокуроры Феликс Хафизов, шәхәр житәкчесе урынбасары Роза Салдаева килде.
Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.
21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чүпрәле районы бүлеге ГХАТ бүлеге белән берлектә «Әниемнең мәхәббәте белән матур дөнья»дип исемләнгән зур күләмле республика акциясендә катнашты. Акция шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә»эгидасы астында узды.
1989 елның 20 ноябрендә БМО Ассамблеясы бала хокуклары турында Конвенция кабул итә.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» нең 8 сыйныф укучылары өчен лекция-экскурсия узды