1989 елның 20 ноябрендә БМО Ассамблеясы бала хокуклары турында Конвенция кабул итә.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» нең 8 сыйныф укучылары өчен лекция-экскурсия узды. Белгеч Анастасия Хәметшина Тантаналар сарае заллары буйлап экскурсия үткәрде, анда балалар үзләрен регистратор ролендә сынап карадылар. Балалар ГХАТ органнары эше турында җентекләбрәк белделәр. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләргә багышланган фотокүргәзмә аеруча кызыксыну уятты.