Әниләр бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә танатаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар һәм районыбызның кечкенә гражданнары туу турында таныклыклар тапшыру оештырылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров  аналарга дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды һәм сабыйлары туган әти-әниләргә бүләкләр тапшырды.

Өстәмә офис «Автоградбанк» җитәкчесе И.В.Гавчева  әти-әниләрне әлеге банк аша, ана капиталы ярдәмендә, ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды.

2019 нчы елда барлыгы  140   бала тууы теркәлде һәм ана (гаилә) капиталына 57 сертификат бирелде.

Туачак сабыйга гомер бүләк итү, аны тәрбияләп үстерү, дөньяны танып белергә өйрәтү – хатын-кыз өчен иң югары миссия ул. Әни булу ул бернинди ялларсыз көндәлек хезмәт. Бала тәрбияләүче хатын-кызга карата булган ихтирамлылык  никадәр зур булуга карап җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгеләп була. Шуңа күрә, ана һәм бала мәнфәгатьләрен кайгырту дәүләт алдында торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International