2019 елның 21 ноябрендә Арча муниципаль районында «Ана капиталы» сертификатын тапшыру чарасы узды. 5 гаилә Пенсия фонды җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. кулыннан сертификатлар алды.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И. залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Шулай ук гаиләләрне шатлыклы вакыйга белән котларга «Бердәм Россия» партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәләләлетдинов Т.Т., Хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., Автоградбанк белгече Резванова Л.Т. кызы килде.