21 ноябрь көнне, «Әниләр Көне» бәйрәме алдыннан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Чүпрәле районы бүлеге ГХАТ бүлеге белән берлектә «Әниемнең мәхәббәте белән матур дөнья»дип исемләнгән зур күләмле республика акциясендә катнашты. Акция шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә»эгидасы астында узды.
Чара кысаларында ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды һәм шул уңайдан район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнде.
Сигез гаилә: Иске Чүпрәле авылыннан Годуновлар, Алешкин-Саплык авылыннан Козловлар, Матак авылыннан Мердеевлар, Яңа Чокалы авылыннан Бельдичковлар, Яңа Чокалы авылыннан Аббазовлар, Чуаш Чүпрәлесе авылыннан Хубаховлар, Яңа Чүпрәледән Җәләловлар һәм Иске Чүпрәле авылыннан Хәйретдиновлар ана (гаилә) капиталына документ алдылар. Сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Җәләлов Айрат Фиркатович аларны район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров исеменнән Әниләр көне һәм сабыйларның тууы белән котлады.
Котлаулардан тыш, гаиләләргә ана (гаилә) капиталы акчаларын тоту юнәлешләре турында да сөйләделәр. Статистика буенча, күпчелек гаиләләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга кулланалар, 2019 елда ана (гаилә) капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, баланың белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә, әнинең тупланма пенсиясенә, яки инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә тотарга мөмкин.
Тантаналы чара үзәк паркта Әниләр һәйкәленә чәчәкләр салу һәм онытылмас бәйрәм турындагы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.