Чара «Московский» мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышлап, Ана капиталына сертификатлар тапшыру буенча гомумреспублика акциясе кысаларында узды.
Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районы буенча идарәсе җитәкчесе Сафина Гүзәл Илдар кызы ата-аналарны гаиләләренең тулылануы белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуга яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылачак, дип сөйләде.
Даими рәвештә Казанның Киров ЗАГС бүлеге Пенсия фондының Киров районы идарәсе белән берлектә икенче һәм аннан соңгы балалары туган әниләр өчен бәйрәм чаралары үткәрә. ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котладылар.