2019 елның 21 ноябрендә, Әниләр көне алдыннан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә яңа туган балаларны котлау тантанасы уздырылды. Бәйрәмдә балалы гаиләләр катнашты, аларның һәркайсының үз тарихы, үз гаилә стажы бар.
Бүгенге көндә безнең районда ике, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләр саны елдан-ел арта бара. 2019 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 1994 бала туган: шуларның 785 – гаиләдә икенче балалар, 406 гаиләдә өченче бала, 120 гаиләдә 4 нче бала туган. Икеләтә бәхет 21 йортка килде, алар игезәкләрнең тууын бәйрәм иттеләр.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы яңа туган балаларның әти – әниләрен җирдәге мактаулы исем белән котлады, сәламәтлек, иминлек теләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миннихановның котлау хаты белән балалар туу турында таныклык тапшырды.
Бәйрәмдә 3 балалары туган күп балалы гаиләләр дә катнашты. Жураева Эркин һәм Мусакаева Эльмира, Әнвәровлар Тәүфыйк һәм Гөлнара гаиләсен «Гаилә канаты астында» Республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт районы филиалы җитәкчесе Даишева Лилия Минияр кызы котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук кунакларны «АК Барс» Банк-акционерлык җәмгыятенең «Әлмәт 1 нче номерлы» өстәмә офисының партнерлык каналы җитәкчесе Кузнецова Анжела Раушан кызы котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бала туу - ул зур бәхет һәм зур җаваплылык. Ата-аналар йөрәкләре җылысы аларга яхшы кешеләр, яңа буын гражданнарын тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.