ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

14 декабрьдә Бөгелмә районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко булачак яшь парлар өчен туй инструктажы үткәрде.


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

14 декабрь көнне Бөгелмә районы ГХАТ бүлегенең яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес үтте. Мәктәп эшендә яшь парлар, булачак парлар, шулай ук теләге булган һәркем катнашты. Гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич гаилә тормышының төп кризислы этаплары турында сөйләде, шулай ук гаиләдә низаг барлыкка килүгә китерергә мөмкин булган сәбәпләргә игътибар итте.

Бер яхшылык мең  бәладән коткара, ди халык.Инвалидлар декадасы барышында Азнакай районында бик күп игелекле эшләр башкарыла.Шуларның иң зурлап үткәрелә торганы – Хәйрия марафоны. Күңелләргә мәрхәмәтлек орлыгы салучы, катлаулы язмыш сынауларына дучар булган кешеләрнең өмет кояшын кабызучы әлеге чарада җитәкчеләр, депутатлар,авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, өлкән буын азнакайлылар, хезмәт коллективлары да үзләреннән өлеш керттеләр. ГХАТ бүлеге белгечләре дә бер көнлек хезмәт хакларын хәйрия фондына күчерделәр.

14 декабрьдә Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге белгечләре Тамара Михайловна һәм Александр Алексеевич Федоровларны алтын туйлары белән котладылар. Бу гүзәл пар – 50 ел бергә. Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна бөгелмәлеләр. Юбилярларның гаилә тарихы вакыйгаларга бик бай.

Сеҗе авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Рифгать Хөснулла улы һәм Фирдия Бәдри кызы Гафиятовларны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. килде.

2019 елның 14 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Калинин Александр Сергей улы һәм Степанова Анастасия Петр кызының никахын тантаналы рәвештә теркәү үткәрелде. Алар иң олы парлар булып саналалар, аларның яшьләре 80 гә якынлаша, алар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.

         2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң көтеп алынган Яңа ел бәйрәменә багышланган тематик көннәр башланып китте.

         2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «өчпочмак» һәм «soft skills»компетенцияләрен тикшерү буенча кече тренинг төркеме эшендә катнаштылар. 

  2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре традиция буенча яңа ел акциясе әзерләделәр.

         2019 елның 14 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре гадәти булмаган «кар бөртекләре баттлы» акциясен башлап җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International